Shorts
- Без сезне озак көттермәскә булдык! 🔮 Бу сериядә Айзат үз сәләтен сынап караячак! Кызлар Таңчулпанны машина багажнигына яшерде, «экстрасенс» Айзат аны таба алырмы? Яңа серияне тизрәк кара! 🔥
- Айзат үзенең яшерен суперкөче барлыгын белде… Ул Таңчулпанны таба алырмы? Бу сорауга җавапны тиздән белербез 🤫 Яңа серияләр — һәр пәнҗешәмбе! «Офиста» күрешкәнче!
- Бу сериядә егетләрнең максаты – «залетающий» пост кертү. Алар бу эшне башкарып чыга алырлармы? Кызлар егетләргә ничек җавап кайтарыр?
- Егетләргә кушсаң, шул инде ул!.. Нәрсә ясадылар икән? Яңа серияләр — һәр пәнҗешәмбе! «Офиста» күрешкәнче!
- Бу юлы кунагыбыз — Кариев театры актрисасы Альбина Ногманова 🩰 Альбина белән театр, «Хәят» моноспектакле, сәхнә һәм бию турында сөйләштек. Видео — Әдилә Иванова, Дилә Фәрхуллина
- Яңа хезмәткәрләр белән таныш булыгыз! Азат һәм Айзат! Редакциядә кайсы егет калыр икән? 👀 Яңа серияләр — һәр пәнҗешәмбе! «Офиста» күрешкәнче!
- Журналлы терапия синең өчен! Көне буена яхшы кәеф вәгъдә итәбез 💛 Видео — Әдилә Иванова, Дилә Фәрхуллина, Дарья Дементьева, Азалия Хәеретдинова
- «Идел» журналында ай саен кызыклы интервьюлар чыгып бара 📎 Без социаль челтәрләр өчен дә вертикаль форматта интервьюлар төшерергә булдык! 📷 Беренче чыгарылышта кунакта — Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее мөдире Айдар Ниязов 📎 Видео — Азалия Хәеретдинова, Аделя Иванова
- Редакциягә егет эзләү дәвам итә, кызлар сайлана… Берсен дә ошатмыйлар, офиста бәхәс куба! Моның ахыры нәрсә булып бетәр? 🤭 «Офиста» күрешкәнче!
