“Уңган хуҗабикә” бәйгесенә нәтиҗә ясадык

16 подписчиков

12+
12+

263 просмотра

19 дней назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав

16 подписчиков

12+
12+

263 просмотра

19 дней назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав
12+
12+

263 просмотра

19 дней назад

Хәтерләсәгез, язга чыгуга “Уңган хуҗабикә” бәйгесенә старт биргән идек. “Теләче-информ”ның социаль битләрендә хуҗабикәләрнең үзләре, алар әзерләгән тәмле һәм матур ризыклар, кайнатмалар чыгып барды. «Үтә дә матур бәйге уйлап тапкансыз бу юлы. Районыбызның уңган хуҗабикәләре белән танышып баруы кызыклы», - дип редакция телефонына шалтыратулар да кабул иттек. Катнашучыларыбыз арасында шеф-поварның булуы үзебез өчен дә кызыклы булды. Очрашуда ул кайбер рецептларның серләре белән дә бүлеште. Һәм менә алар җиңүчеләребез: 1 урын - Гөлнур Хаҗипова, Теләче авылы 2 урын - Диләрә Исламова, Лесной бистәсе 3 урын - Наталья Ахметова, Теләче авылы. Әлеге бәйгенең иганәчесе, "Туган авыл" рестораны хуҗасы Ильнат Шәфиковка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез - эшләре һәрвакыт уң булсын! Хөрмәтле укучыларыбыз! Алга таба да кызыклы, мавыктыргыч бәйгеләр үткәрергә вәгъдә итәбез. Безнең белән калыгыз!

Название:

“Уңган хуҗабикә” бәйгесенә нәтиҗә ясадык

Категория:

Новости и СМИ