❤️ ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм Республика районнары, шәһәрләренең барлык ЗАГС бүлекләре ярдәмендә "Гаилә атнасы" кысаларында үткәрелүче 8 июль –Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районыбызның ике гаиләсе медаль белән бүләкләнде.
❤️ Быел “Мәхәббәт һәм тугрылык” медаленә Туктар авылыннан Сания һәм Ризван Исхаковлар лаек булды.
Тормыш сукмагыннан гел янәшә атлап, матур картлыкка килеп җиткән күркәм парларны муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, башкарма комитет аппараты җитәкчесе Ирек Гарипов, ЗАГС бүлеге начальнигы Миләүшә Вакказова, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин, “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Илназ Әхмәтҗанов, тәбрикләп, матур тормыш үрнәге күрсәткәннәре һәм районыбыз үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.
📹 Видео: Алсу Ибраһимова
▫️Ягъкуб Тимеров – Саба аграр көллиятен кызыл диплом белән тәмамлаган Кукмара районы Аш-буҗи авылы егете.
▫️Автомеханик белгечлеге алган Ягъкуб көллияттә укыган елларын сагынып искә алачагын яшерми.
📹 Видеода карагыз☝🏼
Югары Симет урта мәктәбе укучысы Мәдинә Талипова химиядән БДИны 100 баллга тапшырган.
