Апастово-информ
Иконка канала Апастово-информ

Апастово-информ

17 подписчиков

7просмотров

Гәлиәсгар Камал театыры артислары

1,7 тыс.просмотров

Фестиваль кысаларында Татарстан Республикасының Иделаръягы театр коллективлары 3 декабрьгә кадәр чиратлашып спектакльләр күрсәтәчәк. Шулай ук дәүләт театрлары да үзләренең спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев катнашты.

89просмотров

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, районда көзге ярминкә узды. 📹Гөлназ Вәлиева #Татмедиа

2,28 тыс.просмотров

Начальник Госавтоинспекции Апастовского района Румбик Гараев дал интервью изданию «Апастово-информ». Основной темой выступления стала профилактика дорожно-транспортных происшествий с участием пешеходов. Также начальник ГАИ рассказал о важности использования световозвращающих элементов в период сокращения светового дня.

178просмотров

“Киң күңелле, олы йөрәкле һәм балаларны ихлас күңелдән яраткан кеше генә тәрбияче булып эшли ала”, - ди “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Гайфуллина. Ул 40 ел гомерен сабыйлар күңеленә белем һәм тәрбия орлыклары салуга багышлаган.

99просмотров

Махсус хәрби операция ветераны Раил Хәеров киләчәк өчен үз тавышын бирде 🤲 Раил Хәеров дусларын искә алды, һәркемгә тыныч тормыш теләде. Заготзерно бистәсендә яшәүче махсус хәрби операция ветераны Раиль Хәеров Каратун мәдәният йортында урнашкан 906нчы номерлы сайлау участогына килеп, үз тавышын калдырды. “Дөньялар тыныч булсын, яу кырындагы дусларым исән-имин туган җирләренә кайтсыннар”, - диде Раил Хәеров. Заготзерно бистәсендә яшәүче Раил Хәеров махсус хәрби операция башланганның беренче көннәреннән бирле Ил иминлеге сагында булды. Мобилизациянең икенче төркеме белән үк тынычлык сагына басты, ирекле батальонның штурм группасы командиры булып хезмәт итте. Раил Хәеров намуслы хезмәте өчен күп кенә Рәхмәт хатларына һәм “Хәрби батырлыгы өчен”, Суворов медальләренә лаек булды. Бүгенге көндә махсус хәрби операция эшләре буенча район башлыгы ярдәмчесе булып эшли.

115просмотров

Район башлыгы Айрат Җиһаншин сайлау участогы эшчәнлеге белән танышты, комиссия әгъзалары белән аралашты. «Бүген иртәнге 8.00 сәгатьтән район буенча 50сайлау участогында эш башланды. Шунысы шатландыра: Апас халкы һәрвакыт сайлауларда актив катнаша. Сайлау участокларында эшләүчеләргә зур рәхмәт. РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар – бик мөһим. Без киләчәгебезне сайлыйбыз. Республикада да, районда да күп эшләр эшләнә, - дип белдерде район башлыгы. Тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Сайлаулар районда да зур оешканлык белән уза. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлау участоклары көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли.

2просмотра

Биредә авылдашлар мәчеттә әзерләнгән мул сыйлы табыннар артында очрашты, күреште, аралашты. Пәйгамбәребез турында эчтәлекле чыгышлар тыңлады. Бәйрәмдә коръән аятьләре, догалар укылды, салаватлар әйтелде, вәгазьләр сөйләнде. Иң сөенечлесе шул: дини чарада балалар да катнашты. Фото, видео: Гөлназ Вәлиева